► Укучылар иҗаты...

Без язабыз...

Шәрәфиева Гөлнур, 5а сыйныфы укучысы
 

Парлылар
Авыл киче, елга буе. Очраша ике йөрәк. Серләшәләр төннәр буе Айга күзләрен төбәп. Сүз куешалар алар. Вәгъдәме? Вәгъдә, диеп. Егет кызны кочып ала, Бит очларыннан үбеп. Бүген менә алар бергә, Утыралар пар булып. Яшәсеннәр иде җирдә Матур гаилә булып. Араларына кермәсен, Һичкайчан кеше сүзе. Матур булсын, якты булсын, Парлыларның һәр көне.
Марданов Илнар, 5а сыйныфы укучысы
 
Әти – безнең гаилә күрке,

Әни – гаилә учагы.

Ә без икәү – апам белән

Шул учакның ялкыны.

Садилова Ралина, 5б сыйныфы укучысы
 

Әниемә сыенам
Өйдән чыгып китүгә үк, Әниемне сагынам. Тизрәк йөгереп кайтам да Кочагына сыенам. Күзләренә карыймын да: -Мәңге яшә, син,- диям. - Сау-сәламәт бул, әнием, Мин сине бик нык сөям!
 

Яратам
Әнием – иң якын кешем, Иртән чәчемне үрә. Ашлары да тәмле була, Яратам шуңа күрә.
 

Абый
Минем усал абыем бар, Аның исеме –Роман. Ул миңа күп эш куша, Тыңламасам, орыша. Үпкәләмим Романга – Еш кызара колак та.
 

Әни
Минем матур әнием бар, Аның исеме – Лиза. Әниемнең күп эше, Әнием – эшле кеше.
Шәяхмәтова Айгөл, 5а сыйныфы укучысы
 
Безнең гаилә - шат гаилә,

Безнең гаилә -шәп гаилә.

Безнең гаилә шуңа да ул

Иң матуры дөньяда.

Садретдинова Алсу, 7а сыйныфы укучысы
 

Әнием
Әнием – бәгырем, Син минем йолдызым. Юлымда маягым, Бәхетем һәм назым. Синең матур күзләрең, Синең матур йөзләрең Һәрвакыт балкып тора, Яшәргә көч бирә. Син булмасаң өйдә, Өй караңгы була. Анда ямь бөркелә, Тик син бар чагында.
Хәбибуллина Айсылу, 5б сыйныфы укучысы
 
Яшь йөрәкләр кавыша,

Гаилә башы шул була.

Мәңге бергә булырга,

Ак парлар сүз куеша.


Мәхәббәт җимеше булып,

Нәни бала аваз сала.

Әти-әни булдык диеп,

Куаныша һәр гаилә.


Зур сабырлык һәм түземлек

Кирәк гаиләне сакларга.

Балаларны яратып һәм назлап,

Кеше итеп үстерергә.


Әти-әнием исән булсын,

Картаймасыннар һичкайчан.

Бәхет, шатлык, тигезлек

Телим аларга гомергә.

Гатауллина Гөлнур, 5а сыйныфы укучысы
 

Безнең гаилә
Минем әти – пожарник, Ә әнием – сатучы, Үзем мәктәпкә йөрим, Бик зур кеше булмакчы... Әнием сату сата, Арып бетәдер инде. Мин укыгандагы кебек, Чутлап сатканда инде. Әтием – пожарник, Газ буенча начальник. Ул үзенчә куша Салкынын, я җылысын.
Вәлиев Ренат, 7а сыйныфы укучысы
 

Иң кадерле кешеләр
Ямьсез көн дә матур тоела, Үз гаиләң булган чагында. Һәркөн күңелең тыныч Кадерле әти-әниең исән булганда. “Күз нурым, якты кояшым,”- Иртән уята әнием. “Исән йөр, яхшы бул!”- дип, Мәктәпкә озата әтием. Әгәр алар булмасалар, Ниләр эшләр идем дөньяда? Ходаем мәңге аермасын Әти-әниемнән беркайчан да!
Горланов Динар, 7б сыйныфы укучысы
 
Миңа әнием әйтте:

-Әйбәт кеше бул,- диде.

Шул сүзләрне мин тыңлап,

Инде мин - әйбәт кеше!

Мирсалихов Шамил, 5а сыйныфы укучысы
 
Гаиләбез бар –

Алты кеше.

Әти-әни, мин дә энем

Һәм инде әби-бабай.


Алты кеше әлегә,

Әмма инде

апрельгә,

Җиде кеше булырбыз.


Бик тә көтеп торабыз,

Җиденчебез булганны.

Алай-болай сеңел булса,

Ләйсән диеп торабыз.

Әгъләмова Диана, 5а сыйныфы укучысы
 

Минем гаиләм!
Әгъләмова Диана, 5а сыйныфы укучысы Бар минем гаиләм – Әти, әни, әбием. Барысы без бишәү – Мин һәм бар песием. Яшәп ятабыз шулай, Әти эшли, әни дә. Әби оекбашлар бәйли, Ә песи җебен чәйни. Шулай инде яшисең, Песиен дә карыйсың. Этен дә тотар идең, Ихатабыз юк безнең. Инде хәзер нишлисең...
Аптеев Олег, 5а сыйныфы укучысы
 
Безнең өйдә бар песи.

Бар кешегә ул ошый.

Мин аны бик яратам,

Күп иттереп ашатам.


Гел чыга ул урамга,

Күбәләкләр тотарга.

Тик күбәләк тоталмый,

Чөнки бит ул очалмый.


Кил монда дип чакырсаң,

Йөгереп килә яныма.

Мин аның башын кашыйм,

Ул миңа мырлый башлый.

Галиева Нәфисә, 5а сыйныфы укучысы
 

Гаилә гимны
Без гаиләдә дүртәү: Әти – баш, әни – муен, Апаем белән мин – гәүдә - Менә шул безнең гаилә. Әти җылы кояш кебек, Әнием назлы җилдәй. Сабыр, җитди, өлкән кыз – мин, Апаем шук песидәй. Гаиләм минем – якты оя, Күңелгә җылы бирә. Әти-әни, туганнарым Һәрчак ярдәмгә килә. Өйдә имин булсын диеп, Туганлык хисен саклыйк. Җаныбызны җылытучы Гаилә исемен аклыйк. Берәү бер дә авырмасын, Сәламәтлектән уңсын. Минем язган бу шигырем Гаилә гимны булсын.
Шәрәфетдинов Илнур, 5б сыйныфы укучысы
 

Безнең гаилә
Безнең өйдә биш кеше. Әти-әни, әбием, Апам белән үзем дә. Әтием - өйдә баш кеше, Әнием өебез яме, Өченчесе әбием. ”Әбкәем” дип, кадерләп, Эндәшәмен мин аңа, Йомшак урын әзерләп, Утыртамын уртага. Дүртенчесе апам минем, Бик яратам мин аны. Иң азакка үзем калдым, Чөнки төпчек булганмын. Гел яхшылыклар эшләп, Әтиемә охшармын.
Мәүлиев Фиргать, 5б сыйныфы укучысы


Кошлар бүләге

Борын-борын заманда, түгел хәзерге заманда яшәгән, ди, Фиргать исемле малай. Гаиләдә алар өчәү - әти, әни һәм Фиргать булганнар. Кечкенә малай үзенең иптәшләренең энеләре, сеңелләре булганга бик кызыгып яшәгән, ди.

Имеш, кошлар киткәндә теләгеңне әйтсәң, яз кайтканда үтәлә икән.Фиргать кошлардан энекәш алып кайтуларын сорый. Яшел яз җиткәч, кошлар кайткан. Фиргатьләр ишегалдына энекәш калдырып киткәннәр, ди. Ул бәләкәчкә Данил дип исем кушканнар. Шул көннән башлап, алар бик тату яшәгәннәр, ди.

Бариева Ландыш, 7а сыйныфы укучысы


Тату гаилә

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер тату гаилә. Ул гаиләдә яшәгән, ди, ир белән хатын. Ләкин аларның балалары булмаган. Хатыны Галиябану, ә ире Хәлил исемле булган. Галиябану үзенең кызы , ә Хәлил улы булуын теләгән. Болар нишләргә дә белмәгәннәр.

Бер көнне иртән хатыны торып, урманга җиләккә киткән. Аның артыннан ниндидер ак киемле әби ияргән. Галиябану куркып калган.Шулвакыт әби сүз башлаган:

- Кызым, сезнең бик зур теләгегез бар әйеме?- дип сораган.

Галиябану калтырап кына җавап биргән:

- И, әби, син бик дөрес әйтәсең.Мин үземнең кызым булуын телим, ә яраткан ирем малай тели. Без хәзер нәрсә эшләргә дә белмибез,- дигән. Кызым, сезнең бик зур теләгегез бар әйеме?- дип сораган.

Әби боларның тату гаилә икәнен бик тиз аңлаган. Ул хатынга бер стакан чишмә суы эчерткән дә юкка чыккан.

Берникадәр вакыттан соң боларның бер кызлары һәм бер уллары туган.Бүген дә әлеге гаилә бик тату яшиләр ди.

Шәймәрданова Зәйтүнә, 11а сыйныфы укучысы


Чын әкият

Борын-борын заманда түгел, нәкъ безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер гаилә. Беренче карашка, гап-гади генә булса да, һәрбер гаилә әгъзасының үзенә хас сихри көче булган. Бу хәл болайрак була.

Әлеге гаиләнең бик зур җир участоклары бар икән. Көн саен бер кеше шушы участоктагы яшелчәләрне, кош-корт чүпләп бетермәсен өчен, саклап торырга тиеш. Дүшәмбе көнне - әтисе, сишәмбе - әнисе, чәршәмбе - бабасы, пәнҗешәмбе - әбисе, җомга олы кызлары – Гүзәл, шимбә уртанчы кызы – Айгөл, якшәмбе төпчекләре –Дамир.

Көннәр бер-берсен алыштырган, тату гаилә һәрвакыт сакта торган.Ләкин бер көнне йокы симертергә яратучы Гүзәл бакчага чыкмый кала. Нәкъ шушы көнне каргалар өере белән төшеп, күпмедер яшелчәләргә зыян салалар. Менә башлана тавыш, менә куба гауга, китә сугыш-талаш...

Берничә көн үткәч, әби бакчада каргалар юк иткән яшелчәләр урынына яңа орлыклар утыртып йөргәндә метеорит килеп төшә. Әби бу зур ташка игътибар да итмичә эшен дәвам итә. Шушы көннән башлана инде могҗизалар: әнисендә күрәзәлек сәләте ачыла, әтисенең көче ташып тора, бабасы һәм әбисе яшәрә, Гүзәл рекордлар китабына кертерлек белемле кызга әверелә, Айгөлнең егетләрне үзенә тартып тора торган магнитсыман көче барлыкка килә, ә Дамир бик озак авырган җиреннән терелә. Алар бәхетле һәм озак яшиләр.

Сайт создан в системе uCoz